Соңгы көннәрдә районда эшләгән республика комиссиясе әнә шундый нәтиҗә ясаган. Азык хәзерләү техникасының торышын бәяләгән әлеге белгечләр төркеме белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелек итте. Алар “Хузангай” җәмгыятендә техниканың әзерлегенә югары бәя бирде. “ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки” филиалы, бу бәйгедә күп баллар җыеп, икенче урынны алды. Комиссия “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”, “Көньяк Әлки” филиалларының да азык хәзерләүгә тулысынча диярлек әзер булуын билгеләп узды. Ә менә “Яшь көч” ҖЧҖ һәм “Көнбатыш Әлки” филиалына җитешсезлекләрне төзәтү буенча тырышасы бар әле.