Хөрмәтле район халкы! Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Базарлы Матакның кибетләрендә, даруханәләрендә, почта бүлекчәләрендә һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларында, битлек-перчатка режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр. Барлыгы 219 беркетмә төзелгән. Полиция хезмәткәрләре битлек-перчатка режимы таләпләрен үтәмәүчеләрне, сәламәтлекләренә, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янаучыларны кагыйдәләрне бозган өчен кисәтә, административ беркетмәләр төзи. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 бүлеге нигезендә шәхси саклану чаралары күрмәүче гражданнарга карата 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф салу чарасы каралган. COVID-19 таралу шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү турында исегезгә төшерәбез.
1. Җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, перчаткалар төрле бактерияләрдән бик яхшы чара. Белгечләр мәгълүматлары буенча, уртача кулда 840 мең чамасы төрле микроорганизм качып ята. Аларның күпчелек өлеше тырнаклар астында, ян өлешләрдә уч һәм тире җыерчыкларында була. Битлекләрне авызыңны түгел, борыныңны капларлык итеп кияргә кирәк. Аны борыннан ук төшерү - кулларың белән битеңә орыну дигән сүз. Ә без кулларында якынча 840 мең!! микроорганизм.
2. Шулай ук дистанцияне үтәргә һәм аеруча ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән бер бинада булу һәм якын контактлардан качарга онытмыйк (кибетләрдә билгеләр бар, аны саклагыз).
3. Кулларны юарга һәм дезинфекцияләргә кирәк.
4. Мөмкин булганча, өлкән яшьтәге туганнарга һәм риск төркемендә булучыларга ярдәм итәргә тырышыгыз.