“Бергә укыйбыз" Республика акциясен үткәрү турында

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе старт алды. Ул ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә.

Акциянең максатлары: гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә белән бергә китап уку традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен, аның интеллектуаль потенциалын арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру.

Акцияне әзерләү һәм үткәрү эшен оештыруны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы, «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектында катнашучылар, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре гамәлгә ашыра.

Акциядә катнашу өчен видео яздырырга һәм аны Инстаграм һәм (яисә) «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә #читаемдетямрт хештегы астында урнаштырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International