Яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе чорында тәмәке куллану турында COVID-19

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Булган мәгълүматларга караганда, тәмәке тартучыларның COVID-19 авыруы ешрак авыр формада уза. Тәмәке тарту үпкәләрнең эшен начарайта, һәм тәмәке тарта торган кеше организмына яңа коронавирус китереп чыгара торган респиратор авыру белән көрәшү авыррак.

Тәмәке куллану вирус белән авыз аша йоктыру куркынычын арттыра - тәмәке тарткан вакытта яки башка тәмәке эшләнмәләрен кулланганда. Йоккан очракта тәмәке тартучыларга авыруның авыр агымының күпкә югарырак куркынычы яный, чөнки аларның үпкәләре инде зарарланган.

Роспотребнадзор гражданнарны тәмәке куллануның җимергеч нәтиҗәләреннән үзләренең сәламәтлеген якларга һәм табиблар киңәшләрен COVID-19 белән көрәш буенча күрелә торган чаралар контекстында башкарырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International