Әлки районында чәчү эшләре тулысынча төгәлләнде

2020 елның 29 мае, җомга

Районда 26 майда язгы чәчү эшләре тулысынча төгәлләнде. Барысы 43 мең 508 гектарда сабан культуралары чәчелде. Хуҗалыклар 12 мең гектарга якын көнбагыш чәчте. Без республикада әлеге май культурасы иң күп игелүче районнар исемлегендә. Тагын 8590 гектарда арпа, 4493 гектарда бөртек өчен кукуруз, 3851 гектарда борчак һәм башка культуралар чәчелгән. Хәзер механизаторларыбыз үсемлекләрне саклау эшләре белән мәшгуль. 28,4 мең гектарда чүп үләннәргә каршы гербицидлар сиптерелде. 10 мең гектарда - корткычларга һәм 7,5 мең гектарда авыруларга каршы үсемлекләрне эшкәртү башкарылды. Күп хуҗалыклар бу көннәрдә печән, терлек азыгы хәзерләүгә керешәләр. “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында 26 майда ук күпьеллык үләннәрне теземнәргә сала башладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International