Традиция буенча 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Борынгы һәм күркәм традиция буенча 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу дата – өлкәннәргә җир йөзендә барлык балалар да бәхетле булырга, тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә тиешлеген искә төшерү, һәм без аларны мәхәббәт, кайгырту белән чолгап алырга, аларга йөрәк җылысын бирергә тиешлеген искәртү.

Иң якты, чиста һәм яхшы истәлекләр балачак - дөнья зур, күк - аяз  булып күренгән, чын күңелдән могҗизага ышанган һәм һәр яңа көнгә шатланган вакыт белән бәйле. Бу искиткеч көнне балаларга җәйге каникуллар вакытында ял итүләрен, әти-әниләр һәм дуслар белән аралашу шатлыгын, яңа ачышлар һәм онытылмас тәэсирләр телибез! Сезнең балачак хыялларыгыз тормышка ашсын, ә якыннарыгыз сезне кайгыртып, яратып яшәсеннәр!

Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар һәм үз гомерен яшь буын белән эшләүгә багышлаучылар! Балаларны яклагыз, аларны саклагыз. Һәр бала мәхәббәт һәм гармониядә, кайгырту һәм иркәләүне тоеп яшәсен.

  Сезгә тынычлык, бәхет һәм игелек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International