Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренең күпчелеге торак юнәлешендә: торак бирү,торак төзелеше, йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү.
Барлык сораулар буенча район Башлыгы аңлатмалар һәм тәкъдимнәрен бирде. Тиешле хезмәтләргә йөкләмәләр җибәрелде.
Кабул итү йомгаклары буенча мөрәҗәгатьләрне үтәү сроклары билгеләнде, барлык мәсьәләләр контрольгә куелды