Халыкара балаларны яклау көнендә "Хәйруллин фонды" Хәйрия фондыннан төрле яшьтәге йөзләгән балага бүләкләр тапшырылды.
Әлки районының күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаилә балалары котлаулар һәм тәм-томнар белән пакетлар алды. Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр аркасында, фонд балалар һәм яшүсмерләр өчен Татарстан башкаласына һәм Казан курчак театрына киң колачлы бәйрәм оештыра алмады.
Бөтен ил буйлап гадәти бәйрәм чаралары урынына "Зур үзгәрешләр" Бөтенроссия онлайн-фестивале, танылган музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар, блогерлар, балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре вәкилләре белән онлайн-һәм офлайн-очрашулар узды.
Балаларга бүләкләрне "Хәйруллин фонды" хәйрия фондыннан Әлки районының социаль яклау бүлеге вәкилләре һәр өйгә шәхсән килеп тапшырды.
"Әтием финанслаган хәйрия фонды элеккечә үк үз эшен алып бара. Айрат Нәҗип улы Хәйруллин авыл халкына, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, азкеремле, күпбалалы гаиләләргә һәм катлаулы хәлдә калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирде. Без ул башланган эшне дәвам итәбез, - дип билгеләп үтте «КВ Агро» ДК генераль директоры Гадел Хәйруллин.