Әлки районы Демидовка авылында ышанычлы юл салынды

2020 елның 5 июне, җомга

Демидовканың Яшьләр урамына тулысынча ком-таш катнашмасыннан (ЩПС) юл салынды. Бу авылның үзәк урамы һәм ул шактый озын – 1100 метрдан артып китә. Район әлеге урамга быел 650 метрда гына акча түләп юл салдыра алган булыр иде. Авыл халкы гозерен искә алып, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Яшьләр урамына юлны быел тулысы белән төзеп куярга булган. Демидовка халкы, “ниһаять, каты түшәмәле юллы булдык”, дип бик сөенә. Алар район башлыгы Александр Никошинга, депутат Фоат Вәлиевка рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International