Марат Җәббаров үсемлекчелек өлкәсендәге инвесторлар белән алга таба үсеш планнары хакында фикер алышты

2020 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек өлкәсендәге эре инвесторлар белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров « Кызыл Шәрык Агро» агрохолдингы, «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Чистай-Агро» ҖЧҖ кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвесторларының ел алды йомгаклары һәм игенчелек тармагы буенча киләсе елга планнар турында чыгышларын тыңлады. Киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр эшчәнлек алып бара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең икътисадый күрсәткечләре, чәчү мәйданнары, көзге һәм азык культуралары структуралары, күпьеллык үләннәрнең торышы һәм аларны яңарту планнары, орлыклар белән тәэмин ителеш, парлар белән эшләү, туфракны агрохимик тикшерү, известьлау һәм минераль ашламалар кертү планнары җентекләп анализланды.

«Кызыл Шәрык Агро» агрохолдингы генераль директоры Адел Хәйруллин хәбәр итүенчә, агрохолдингта сөрүлек мәйданнары 211,4 мең га тәшкил итә. Югары Ослан, Нурлат, Балык Бистәсе, Зеленодольск, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында җирләр эшкәртелә. 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 84,5 мең гектардан 86,1 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, шулай ук 8550 га мәйданда сидераль культуралар чәчү (пардан 15%), орлык материалын яңарту (640 тонна), 3690 гектарда күпьеллык үләннәр чәчү, 8300 га (әче туфрактан 10%) җирне известьлау, бер гектарга 70 кг-га кадәр минераль ашламалар кертү, стационар эретмә җайланмаларын төзү (7 берәмлек) һәм 316 905 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны гектардан 31 цнтнерга җиткереп (2020 елга караганада+7%) планлаштырыла.

"Родные края – Туган як" агрофирмасы" ҖЧҖ предприятиесе «Кырдан башлап кибет киштәсенә кадәр» принцибы буенча продукция җитештерүче тулы цикллы “Чаллы икмәге” АҖ структурасына керә. Предприятие директоры урынбасары Эдуард Юнысов хәбәр итүенчә, агрофирма тарафыннан Мөслим, Сарман һәм Минзәлә районнарында 18 мең гектар сөрүлек җирләре эшкәртелә.

Предприятие 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культураларны элекке күләмдә саклап калуны һәм техник культуралар чәчүлекләрен 2020 елдагы 2017 гектардан 2021 елда 2506 гектарга кадәр арттыруны планлаштыра, бу, нигездә, рапс чәчүлекләрен 853 гектардан 1406 га кадәр арттыру исәбенә булачак. Предприятие шулай ук 694 га (пардан 24%) мәйданда сидераль культуралар чәчүне, орлык материалын яңартуны (352 тонна), 248 га мәйданда күпьеллык үләннәр чәчүне (23%), 1000 га мәйданда әче туфракны известьлауны (әче туфрактан 14,5%), үзйөрешле сиптергечләр, 1 чәчү комплексы, 4 ашлык җыю комбайны сатып алуны, бер гектарга 85 кг минераль ашламалар кертүне, стационар эретмә җайланмасын төзүне һәм 55124 тонна ашлык җитештерүне (уңдырышлылыкны гектардан 36,2 центнерга җиткереп (2020 елга караганда+3,24 ц/га) планлаштыра.

«Чистай-Агро» ҖЧҖ директоры Рәфәгать Алиуллов хәбәр итүенчә, предприятие 24,8 мең га чәчүлек җирен эшкәртә. Предприятие бөртекле культуралар мәйданнарын киметергә һәм җитен чәчүлекләрен 722 гектардан - 2 700 га кадәр, кукурузны 1 350 гектардан 1845 га кадәр арттырырга, ә бөртеклеләрне үстергәндә уҗым культураларына игътибарны арттырырга уйлыйлар. Моннан тыш, предприятие 3000 га (парның 100% ы) сидераль культуралар чәчүне, орлык материалын яңартуны (50%), 500 га күпьеллык үлән чәчүне (15%), 100 га мәйданда әче туфракны известьлауны (әче туфракның 17%ы), бер гектарга 80 кг минераль ашламалар кертүне, стационар эретмә җайланмасын төзүне һәм 65 517 тонна бөртекле ашлык җитештерүне (уңдырышлылыкны гектардан 30,0 центнерга җиткереп (2020 елга караганда+1,9 кг) планлаштыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстанда эшләүче инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмәләр сериясе уздыру планлаштырыла. Мондый хезмәттәшлек форматы районнарда барлыкка килә торган вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, хәл итүне таләп итә торган проблемалы хәлләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга җиткерергә мөмкинлек бирә. Министрлык агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын булдырганда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International