"Батырлыкка баш иябез”: Татарстанда сугыш геройларына куелган һәйкәлләрне карау буенча акция старт алды

2021 елның 2 апреле, җомга

Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе волонтерлар белән берлектә республика территориясендә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрнең торышын тикшерә башлады. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

„Бердәм Россия“ партиясе волонтерлар белән бергә безнең республика территориясендә әлеге һәйкәлләрнең торышы буенча рейд үткәрү бурычын үз өстенә алды. Кышкы вакытта бу монументлар аерым карауга мохтаҗ, ә елның җылы вакытында һәйкәлләрнең үзләренә дә, якын-тирә территорияләрнең тиешле мониторингы таләп ителә», - дип хәбәр итте Ларионова.

Аның сүзләренә караганда, республикада Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар. Узган ел Бөек Җиңүнең юбилей елы кысаларында алар барысы да исәпкә алынган, фотога төшерелгән һәм цифрлаштырылган.

«Бүген бездә мондый һәр һәйкәл буенча мәгълүмат бар һәм без үзебезгә йөкләмә алабыз: 9 майга аларның һәркайсы тиешле халәткә китереләчәк. Барлык теләүчеләр дә аларны карый һәм ата-бабаларыбызның батырлыгына баш ия алсын өчен", - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

Сүзен йомгаклап ул, сугыш елларында фронтка Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китүен, аларның һәр икенчесе — хәбәрсез югалуын әйтте. «Шуңа күрә бу батырлык турындагы хәтеребез даими, якты, танылган булырга тиеш. Һәм бүген без бу максат өчен актив әзерләнә башладык», — дип нәтиҗә ясады Ларионова.

«Бердәм Россия» партиясенең Питрәч бүлекчәсе башкарма сәркатибе Екатерина Сорокина «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, районда һәр яз Питрәч районындагы һәйкәлләрне чистарту һәм кардан арындыру акциясеннән башлана.

«Без партия активы, „Яшь гвардия“, безнең яшьләр белән Ленино-Кокушкино авылындагы һәйкәл территориясендә тәртип урнаштыру өчен өмәгә чыктык. Бүген бу әле башы гына. Без райондагы барлык истәлекле урыннарны да тикшерәчәкбез, без җыештырып кына калмыйча, һәр һәйкәлнең торышын да тикшерәчәкбез. Һәлак булган якташларыбызны искә алу гына түгел, ә тарихи урыннарга сакчыл карау да бик мөһим», — диде Сорокина.

Ул хәзер Питрәч районы территориясендә 150гә якын һәйкәл булуын әйтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International