Балигъ булмаган балалар өчен салымнарны ата-аналар түли

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла. Салым түләүчеләр салым түләү буенча бурычны мөстәкыйль рәвештә үтәргә тиеш.

   Ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр), салым салына торган мөлкәте булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, салым түләү бурычын үтиләр. 

   Салым буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында, яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе балаларның салым йөкләмәләре турында "онлайн" режимында мәгълүмат алу өчен баланы Россия Федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен шәхси кабинет" электрон сервисына тоташтырырга тәкъдим итә. Балигъ булмаганнарның законлы вәкиленә электрон сервиска керү мөмкинлеген алу өчен теләсә кайсы салым органына яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә аның вәкаләтләрен раслаучы документлар һәм баланың туу турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

   Милек салымнарын "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы аша; физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.gov.ru сайтында; Россия Федераль салым хезмәтенең  сайтында, "Физик затларның милек салымнарын һәм НДФЛны түләү" сервисы ярдәмендә; түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International