Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 9 апреле, җомга

Катнашучыларга Хәмитов А.И. социаль контракт төзү шартлары һәм тәртибе, шулай ук үзмәшгульлекне оештыру турында мәгълүмат җиткерде. Гражданнарны адреслы ярдәм һәм консультацияләр алу өчен социаль яклау бүлегенә очрашуга чакырды. Мәшгульлек үзәге директоры Шувалов А. П.эшсез гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, социаль түләүләр сроклары һәм күләмнәре, "Россиядә эш" порталы эше, һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында сөйләде. Чарада "Кызыл Шәрык Агро" АҖ, "Востокзернопродукт" АҖ, "Хузангай" ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Россия почтасы" ААҖ эш бирүчеләр вәкилләре катнашты, алар эшкә урнашу шартлары белән җентекләп таныштырдылар. Эш эзләүчеләргә ветеринария табибы, машина белән сыер саву операторы, технолог, инженер, икътисадчы, юрист, механизатор, машина йөртүчеләр, сату офисы белгече һ.б. вакансияләр тәкъдим ителде. Очрашуда 15 эшсез катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International