Бурычлыларга нәрсә яный?

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Салымнарны вакытында түләмәгән гражданнар бурычлы статусын ала. Салым түләү бурычы яшькә бәйле түгел. Балалар өчен салымнарны законлы вәкилләре түләргә тиеш. Салым түләүче җир, транспорт салымнарын һәм милеккә салымны, мондый мөлкәткә ия булса гына түләргә тиеш. Милек турындагы мәгълүматлар салым органнарына дәүләт кадастр исәбен һәм Күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнардан һәм транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнардан килә. Мәсәлән, транспорт салымы ЮХИДИ органнарында транспорт чарасын теркәү датасыннан алып, конкрет хуҗа буенча дәүләт учетыннан төшерелгән көнгә кадәр исәпләнә. Шуңа күрә милек объектларына карата дәүләт исәбеннән төшерү буенча барлык юридик-әһәмиятле гамәлләрне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Әгәр дә түләмәү салымны исәпләү белән килешмәү сәбәпле булса, түләү вакыты үткәнче салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Түләнмәгән салымның һәр көне өчен Россия Үзәк банкы ставкасының 1/300 пеня исәпләнә.

Салымнар буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү барышында милекне һәм счетларны арестлау, чит илгә чыгуны тыю, милекне яңадан теркәүне тыю, суд приставлары тарафыннан башкару җыемы түләтелә, ә бәлки банкротлык күзәтелә. Бурыч салым серенә кагылмый, димәк, бурычлы репутацион куркыныч. Теләсә нинди сумма бурыч булып торуын аңлау мөһим.

Татарстан Республикасында 2021 ел башыннан бирле берничә дәүләт хезмәте һәм ярдәм чаралары Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаучыларга гына күрсәтелә.  Әлеге таләп төбәк законнарына һәм җирле үзидарәнең норматив хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертү белән беркетелгән. Дәүләт хезмәтләре яисә ярдәм чаралары күрсәтүче органнар ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша салым бурычларын тикшерә. Хезмәт алучыларга (ярдәм чаралары) тиешле белешмә өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.

Салымнар буенча бурычлар турында ничек белергә?

Салым түләүчеләр салым буенча бурычлары булу (булмау) турындагы мәгълүматны – Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» электрон сервис ярдәмендә белә ала, аның ярдәмендә исәпләнгән һәм түләнгән, артык түләнгән салымнар, бурычлар турында мәгълүмат белергә, салым кәгазен, салым түләү буенча квитанцияләрне бастырып алырга мөмкин;

«Хосусый малтабарның шәхси кабинеты» хосусый эшкуарларга үзләренең бурычлары турында белергә, түләнмичә калганнарын ачыкларга, бюджет белән исәп-хисап ясауны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Балигъ булмаган гражданнарның законлы вәкилләре шундый ук принцип буенча үз баласының бурычлары турында мәгълүмат алырга мөмкин, шул исәптән аның шәхси кабинетына Россия Федераль салым хезмәте сайтында керүне рәсмиләштерү юлы белән дә.

Әлеге сервисларга теркәү картасында күрсәтелгән логин һәм пароль ярдәмендә «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка теркәлгәндә кереп була.

Теркәү картасын шәхесне раслаучы документ (паспорт) белән кайсы урында исәпкә алынуга карамастан, Рәсәй Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы территориаль органына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Теркәү картасын шулай ук электрон почта адресы буенча Күпфункцияле үзәк офисларында да алып була, моның өчен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисына керү турында гариза бирергә кирәк. Моннан тыш, физик затлар турыдан-туры салым органнарына, Күп функцияле үзәк офисларына мөрәҗәгать итеп, яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә бюджет каршындагы бурычлары турында мәгълүмат алала.

Бурычыңны ничек капларга?

Хәзерге вакытта кеше салымнарны "бер кликка" түли ала.

Шуны истә тотарга кирәк, салымнарны вакытында түләмәгән өчен пенялар исәпләнә. Шуңа күрә бурычны квитанция алган көнне түләргә кирәк. Алдагы көннәрдә түләгәндә, квитанция формалаштырылган көннән пеняларны мөстәкыйль рәвештә исәпләргә кирәк.

Салымнарны, җыемнарны, страховка взносларын, пеняларны һәм штрафларны онлайн режимда түләргә мөмкинлек бирүче иң таләп ителгән веб-ресурслар исемлегенә түбәндәгеләр керә: «Физик затларның салымнарын, страховка взносларын түләү»; «Дәүләт пошлинасы түләү»; «Өченче затлар өчен салым түләү»; «Түләү кәгазен тутыру».

Гражданнар шулай ук терминаллар, банклар, Рәсәй почтасы бүлекчәләре, Рәсәй Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә бурычларын түли ала.

Гамәлдәге электрон сервисларның тулы исемлеге белән Федераль салым хезмәтенең Интернет-сайтында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International