ЯРДӘМ КҮЛӘМЕ
Балалары булмаган яшь гаиләләр өчен торак бәясенең 30% ы
35% - 1 яки аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр, шулай ук 1 яшь әти-әнидән һәм 1 бала яки аннан күбрәк баладан торган тулы булмаган яшь гаиләләргә.
Торак урынының гомуми мәйданы күләме, аны исәпкә алып, түләү күләме билгеләнә:
- 2 кешедән торган гаилә өчен-42 кв. м.
- 3 һәм аннан күбрәк кешедән торган гаилә өчен1 кешегә 18 м. кв. метрдан
НИ ӨЧЕН ФАЙДАЛАНЫРГА БУЛА
Торак урыны алу (шул исәптән ипотекага да)
Торак төзелеше:
ШАРТЛАРЫ:
1. Ир белән хатынның яки тулы булмаган гаиләдә әти-әнинең яше 35тән артмау;
2. Гаиләне мохтаҗ дип тану (авария хәлендәге йортта яшәү, торак мәйданы-хисап нормасына җитми-гаилә әгъзасына 18 кв. м.кимрәк, милкендә торагы булмау);
3. Гаиләнең торак бәясен түләү өчен җитәрлек керемнәре булу.
ЯРДӘМНЕ НИЧЕК РӘСМИЛӘШТЕРЕРГӘ
Программада катнашу өчен Яшьләр эшләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча гариза бирергә кирәк: Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58
ГАМӘЛЛӘР АЛГОРИТМЫ
- 2022 елда субсидия алуга дәгъва итүчеләр исемлеге 2022 елның 1 июненә кадәр бирелә
- Аннары сайлап алу үткәрелә (беренче чиратта-күп балалы гаиләләр)
#жильемолодымРТ