Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
Язгы кыр эшләре башлану белән республиканың җирләрдән файдалану һәм саклау инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнары үтәлешен күзәтү буенча эшне яңадан башлап җибәрделәр. Әлеге җирләрне тикшерү барышында 200дән артык җир закон бозу очрагы ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, озак вакыт законнарда “вакуум” барлыкка килү сәбәпле, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дәүләт органнары тарафыннан игътибарсыз калды. Бу, үз чиратында, җирләрне деградацияләү, бозуга китерде. Әмма Татарстан инициативасы белән бу мәсьәлә чишелеш тапты: узган ел азагыннан РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон үз көченә керде, ул Росреестр инспекторларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә. Хәзер Татарстан Росреестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр - аерым контрольдә.
Белешмә өчен:
Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru «Структура» - «Территориаль бүлекләр» бүлегендә).