Татарстанлылар яңадан авыл ипотекасын рәсмиләштерә алалар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ипотекасын яңадан бирү турында хәбәр итә. Кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында рәсмиләштерергә мөмкин.

Россельхозбанкның Татарстан филиалы авыл ипотекасын 3% ставка буенча бирә. Кредит акчалары авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә. Әзер объектны сатып алудан тыш, авыл ипотекасын шәхси йорт төзүгә дә алырга мөмкин. Моның өчен клиентка банк таләпләренә туры килерлек подрядчы оешма сайларга кирәк. Авыл ипотекасын алу өчен Россельхозбанк офисына мөрәҗәгать итәргә яки Свое Село  сайтында гариза калдырырга мөмкин.

Еллык 3%лы ташламалы кредит алу өчен илнең 21дән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. Кредит суммасы 100 меңнән 3 млн сумга кадәр булырга мөмкин, беренчел взнос 10%тан башлана.

ВТБ банкы шулай ук 2,7% ставка белән гаризалар кабул итә башлый. Клиентлар җир кишәрлеге белән әзер яки төзелә торган йорт, таун-хаус яки биш катка кадәр биеклектәге күпфатирлы йорттан күчемсез мөлкәт сатып алу өчен кредит ала алалар. Ипотеканы 24 елга кадәр алырга мөмкин һәм беренче взнос - 10%. Кредитның иң чик күләме - 3 млн. сум.

“Авыл территорияләрен уңышлы үстерү - бөтен республиканың имин тормыш нигезе. Шунысы мөһим, авыл җирендәге тормыш шартлары шәһәр мохитеннән ким булмаска тиеш. Авыл ипотекасы - авылларда һәм зур булмаган торак пунктларда эшче көчләрне саклап калырга мөмкинлек бирә торган инструмент, шул рәвешле без халыкның авылдан китүен киметә алачакбыз”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International