Әлки районы: Татар теленә өйрәтү турында сертификат алдылар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татар телен өйрәнү һәм Шәүкәт мәчете каршында тел күнекмәләрен камилләштерү максатыннан Базарлы Матакта курслар үткәрелде.

Дәресләр октябрь аеннан май аена кадәр дәвам итте. Дәресләрне Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Фәттахова алып барды. Дәресләрдә район мөхтәсибе Ирек Сәләхиев та катнашты. Дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә ул үзләрен борчыган сорауларга җаваплар бирде, Исламда кагыйдәләр турында сөйләде.

Курсларда район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм барлык теләүчеләр белем алды.

Республиканың икенче дәүләт телен – татар телен үзләштерүчеләргә курсларны уңышлы үтү турында сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International