Республикада, шул исәптән безнең районда да, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан «Такси»оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
Такси белән җиңел автомобильләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә китергән сәбәпләрне һәм шартларны кисәтүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын булдырмауга, шулай ук эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә юнәлдерелгән әлеге операция 21 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Чара барышында автоинспекторларның игътибары такси йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, таксида йөртүчеләрнең пассажирлар ташуга рөхсәтнамәләре, юл битләре булуга юнәлтеләчәк.