17-19 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан беренчелеге булып узды.
Ярышлар Нократ елгасы ярында пляжда узды. Анда Татарстаннан 19 кыз һәм 25 егет командасы катнашты. Безнең районны Арина Ведяскина, Светлана Краснова, Артем һәм Данил Свежовлар составында ике команда тәкъдим итте. Безнең спортчылар Алабуга һәм Теләче волейболчылары зур аерма белән җиңү яулады, әмма ярышлар хуҗаларына җиңелделәр һәм киләсе очрашуга хокукларын югалттылар.
Егетләр командасы 6 уен үткәрде. Чирмешән, Алексеевск, Теләче, Сарман, Тәтеш районнары командаларын җиңеп, Артем һәм Данил финалга чыктылар, анда Буадан килгән көчле көндәшләр белән очраштылар. Кискен көрәштә борискинолылар җиңү яулады һәм Татарстан чемпионнары булды.
Ярышларга егетләрне Борискино мәктәбенең физик культура укытучысы, тренер Виктор Захаров Әзерләде.