Пенсионерларның республика Спартакиадасында Әлки командасы өченче урынны алды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Район командасы «өченче яшь»пенсионерлар республика спартакиадасында өченче урынны алды.

Быел 11 нче тапкыр үткәрелә торган бу зур спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде. Анда бөтен республикадан 500дән артык өлкән кеше катнашты. Район данын ун кешедән торган команда яклады.

Елдан-ел район пенсионерлары командасы спартакиадада уңышлы чыгыш ясый. Соңгы дүрт елда әлкилеләр гел призлы урыннар алып тора. Быел да горурланырлык нәтиҗәләргә ирешелде.

Түбән Әлкидән Рәмзия Галәветдинова спортның ике төре буенча Спартакиада чемпионы булды. Ул ядрә белән ату һәм дартс буенча беренче урыннарны алды.

Иске Матактан Михаил Падюшов йөзү буенча ярышларда өченче урынны алды. Өстәл теннисында Базарлы Матактан Илшат Фәхриев – алтынчы, Татьяна Горбунова сигезенче булды. Команда уңышына Базарлы Матактан Илһам Сабитов, Иске Тахталыдан Надежда Рыжкова, Ташбилгедән Салават Насыйбуллин зур өлеш керттеләр.

Спортчылар Спартакиадага зур әзерлек белән барды. Аларның һәркайсы ике ай дәвамында үз спорт төрләрендә өзлексез шөгыльләнде. Җиңел атлетикада да җиңүгә шанслар зур иде, әмма, эссе һава торышы сәбәпле, соңгы мизгелдә ярышларны уздырмау турында Карар кабул ителде. Пенсионерларны тренерлар Әнәс Вәлиев һәм Әнвәр Галимов Әзерләде.

Өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлек, яңа уңышлар һәм җиңүләр, спорт рухы, көч һәм җитезлек, энтузиазм, яшьләребез дә көнләшерлек җиңүгә омтылыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International