Җәйнең беренче аенда ГХАТ бүлегендә 10 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
Беренче яртыеллыкта барлыгы 34 гаилә төзелде. Узган айда бүлектә 9 яңа туган бала теркәлде. Алар арасында 4 малай һәм 5 кыз. Ел башыннан 56 бала – 33 малай һәм 23 кыз туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.
Кызганычка каршы, узган айда 8 гаилә таркалган (6 ай эчендә – 21), районның 31 кешесе вафат булган, ә ел башыннан бирле 152 әлкиле дөньяга киткән.
Чагыштыру өчен: 2020 елның июнь аенда ГХАТ бүлегендә 13 бала (ел башыннан – 60) теркәлде, 4 туй (23) булды, 5 пар (13) таркалды, 26 кеше (157) башка дөньяга китте.