2021 елның 23 июненнән 27 июленә кадәр XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале «Алтын каләм – Золотое перо» узачак

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Традицион рәвештә фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашачак. Быел катнашучылар саны 50 кешегә арткан.

Медиасфера профессионаллары белән эшләү һәм укыту, шәхси газета, подкаст, телевизион программа  яки шәхси блог концепциясен булдыру, шулай ук КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә түләүсез рәвештә белем алуда үз көчләрен сынап карау – фестивальнең зур бер мөмкинлеге.

Фестивальнең гаризалар кабул итү кампаниясе 2021 елның 23 июненнән 15 июленә кадәр узачак. Сайлап алу ике этапта бара: беренчесе-портфолио әзерләргә һәм https://forms кgle/rAQgKwzfRTq22jaQA сылтамасы буенча гариза  тутырырга кирәк.               

 Икенчесе-кушымтада биремне үтәү (шартлар ВКонтакте рәсми төркемендә урнаштырылачак). Йомгаклау исемлекләре 2021 елның 17 июленнән 20 июленә кадәр расланачак һәм билгеле булачак.

Фестивальнең финалы 2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр Волга» яшьләр үзәгендә (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авыл җирлеге, Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак.

Фестивальнең башкарма директоры Сысоева Алинә Юрьевна, тел.: +7 (965) 586-98-71, zolotoe.pero.rt@mail.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International