Александр Никошин җитәкчелегендә район делегациясе 10 июльдә Аксубайда Уяв республика чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәмдә Югары Кәчи авылының “Шанграв” (“Колокольчик”) фольклор ансамбле һәм “Мозаика” бию коллективы, шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Иске Тахталы мәдәният йорты җитәкчесе Валентина Барабанова Уявта авыл клубындагы түгәрәктә эшләнгән “Чуаш курчаклары” күргәзмәсе белән катнашты.