«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән 2021 елның 16 июненнән 12 сентябренә кадәр «Контент-марафон» республика проекты (алга таба – Проект) үткәрелә.
4 юнәлеш һәм 11 номинация, аларда һәркем күңеленә нидер таба ала:
Текст эшләре;
Видео-эшләр;
График эшләр;
Фирма стиле.
Проектта Татарстан Республикасында яшәүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала.
НИЧЕК КАТНАШЫРГА?
бу сылтама буенча сайтта гариза тутырырга http://atmrt.ru/contentmarathon;
файл белән эшне беркетергә.
Проект җиңүчеләре Россия һөнәри онлайн-белем бирү базары лидерыннан Skillbox онлайн уку мөмкинлеге алачак.
2021 елның 12 сентябрендә заявка кампаниясе ябылуга кадәр катнашырга өлгер!
#молодежьтатарстана #мыэтомир #сделановатм #атмрт #наоднойволне #контентмарафон
Instagram аккаунт: #wearetheworld_rt
ВКонтакте дагы берләшмә: vk.com/we_aretheworld
Элемтә өчен җаваплы зат-Белова Татьяна Николаевна, тел.: +7 (917) 937-70-15, wearetheworld.atm@gmail.com