"Балачакны яклау инициативасы" конкурсы турында

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Балаларны һәм яшьләрне хәзерге көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне формалаштыруга җәлеп итү, балаларның һәм яшьләрнең иң перспективалы проектларын һәм башка мөһим инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балаларның һәм яшьләрнең социаль активлыгын һәм хокукый культурасын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2021 елның 15 июленнән 15 октябренә кадәр «Балачакны яклау инициативасы» (алга таба – Конкурс) проектларының беренче республика конкурсы уздыра.

Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы.

 

Конкурста 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре), балалар һәм яшьләрнең уку һәм иҗат коллективлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары катнаша ала.

/file/alkeevskiy/File/балачак хокукларын яклау турында нигезләмә.doc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International