Әлки районында борчак суктыруга керештеләр

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

“Хузангай” җәмгыяте комбайнчылары борчак суктыруга керештеләр.

Биредә әлеге кыйммәтле культураны 887 гектарда үстергәннәр иде.

Башта борчакны тулысы белән теземнәргә салдылар. Аннан басуга бөртек суктыру комбайннары төште. Кузаклы культураның 510 гектарын суктырып алдылар да инде. Уртача уңыш гектардан 12 центнер тәшкил итә.

Тагын ике көннән “Хузангай” игенчеләре борчак суктыруны төгәлләргә исәплиләр

Шушы көннәрдә “Востокзернопродукт”та да борчак суктыруга төшәргә җыеналар. Аларда бу культура 1510 гектарда игелгән иде. Шуның 352 гектары теземнәргә салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International