Әлки бала тудыру бүлеге планлы дезинфекциягә ябыла

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Район үзәк хастаханәсенең бала табу бүлеге 19 июльдән 2 августка кадәр «чистка»да ябыла.

Бүлекнең өлкән акушеркасы Наталья Гнеденкова сүзләренә караганда, бу планлы чара. Һәр бала тудыру йорты елга бер тапкыр санитар-гигиеник эшкәртү максатларында үз эшен туктата. Бу аналар һәм сабыйларның иминлеге өчен, шулай ук хастаханә эчендәге инфекцияләргә каршы көрәш өчен эшләнә.

Бу чорда бала табучы хатын-кызлар Чистай бала тудыру йортына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International