Әлки районында сигез мең пар яфрак азык хәзерләнгән

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Районда яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләү эшләре дәвам итә.

Әлеге яшел азык бигрәк тә яшь маллар – бозаулар өчен бик файдалы. Витаминнарга бай чорда хәзерләнгән бу табигать сые яшь үрчемнең сәламәтлеген ныгыту, төрле чирләрдән дәва чарасы буларак файдаланыла. Бозаулар гына түгел, сарык һәм кәҗәләр дә аны яратып ашыйлар.

Быел яңгырсыз һәм гаять эссе көннәрдә күпьеллык үләннәрдән сыйфатлы печән хәзерләү авыр булды. Шуңа да яфрак азыкның кыйммәте бермә-бер югары.

Яфрак азыкны юкә, каен, усак, тал, карама, тупыл кебек агач һәм куаклардан хәзерләргә була. Ә менә шомырт, бүре бөтнеге агачларын файдаланырга ярамый.

Терлекләргә хәзерләү өчен әлеге агачларның бер сантиметрдан калын булмаган ботакларын кисеп, себерке ясап парлап бәйләү сорала. Аннан бу яшел себеркеләрне  җилләтелә торган бинада ышык урында  киптерергә элеп куясы.

Ә дару үләннәре өчен кычыткан, ромашка, люцерна, ут үлән, мәтрүшкә кебекләр яхшы. Бу үләннәрне башта чабарга, аннан төргәк  ясап бәйләргә һәм киптерергә эләргә кирәк.

Яфрак азык хәзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Районда күп кенә оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре терлекчелек тармагына ярдәм итү йөзеннән яфрак себеркеләрен һәм дару үләннәрен актив хәзерли башладылар. Район мәдәният бүлеге, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, район үзәк хастаханәсе, ветеринария берләшмәсе, ДОСААФ оешмасы, социаль яклау бүлеге коллективларының эше аеруча мактауга лаек.

Районда  яфрак азыкны кимендә 26740 пар, дару үләннәрен 3090 бәйләм хәзерләү максат итеп куела. Әлегә 8 мең парга якын яфрак азык бәйләнгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International