Газ куллану кагыйдәләре

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Йорт һәм фатир эчендә газ җиһазларыннан файдалануның үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәүчеләргә, Россия Федерациясе законнары нигезендә, административ җаваплылык каралган. Кагыйдә бозу ачыкланган очракта, штрафны кулланучы түли. Ә кулланучылар исә гражданнар да, юридик затлар да булырга мөмкин. Техник хезмәт күрсәтү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын ремонтлау турындагы килешү төзүдән баш тарткан өчен дә административ җаваплылык каралган. Газ приборын ремонтлаудан, яраксыз хәлгә килгән приборны яңага алыштырудан баш тарту шулай ук штрафларга китерә.

Хезмәт күрсәтүче оешма да үз вазифаларын вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Йорт һәм фатир эчендәге газ приборларына техник хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бозылганда, куркынычсызлыкны тәэмин итүче эшләр башкарылмаганда аңа карата кулланыла торган штрафлар күләме 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Мебель һәм тиз кабынып китүчән башка материаллардан эшләнгән предметларны газ приборларына якын куймаска киңәш итә. Газ приборы урнашкан бүлмәгә һәрвакыт һава кереп торырга тиеш. Форточкаларның ачыла торган булуы, ишек белән идән арасында ачыклык калдырылуы шарт. 24 сәгатькә өйдән чыгып киткәндә газ плитәсен төптән ябып кую сорала. Бары тик өзлексез эшләтүгә корылган җылыту приборын гына кушып калдыру рөхсәт ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International