Әлки районында 1 августтан эшләүче 1086 пенсионерның пенсиясе артачак

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә өстәмә булачак.

Пенсияне яңадан исәпләгәндә кешенең узган ел эшләгәненнән түләнгән пенсия взнослары исәпкә алыначак. Ул, взносларның күләменә карап, 279 сумга кадәр тәшкил итә.

Бу хакта районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бездә 1086 эшләүче пенсионерның августта пенсияләре артып киләчәк. Ә районда барысы 6340 пенсионер исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International