26 июльдә, Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев эш сәфәре белән районда булдылар. Алар авылларда сайлаучылар белән очраштылар, “Бердәм Россия” партиясенең район активы белән көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Кунакларны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Алар иң элек Иске Матак авылы мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Биредә мәдәният хезмәткәрләре районыбызда гомер итүче төп милләт халыклары – татарлар, чуашлар, русларның киемнәре, бизәнү әйберләре белән тыныштырдылар. Иске Кората клубы җитәкчесе Алина Садиванкина чуаш телендә сәламләгәч, Олег Морозов:
–Мин татар телен әйбәт өйрәнеп киләм. Чуаш теле татарчага бигрәк якын, күп сүзләр татарныкы кебек үк яңгырый икән,–дип куйды.
–Без чуашлар, татарлар рәхәтләнеп үз телләребездә аңлашабыз,–диде моңа җавап итеп Алина ханым.
Ә сәхнәдә рус, татар һәм чуаш телләрендәге җырлардан, милли биюләрдән торган эчтәлекле концерт бара. Район сәнгать осталары авыл халкына үз чыгышларын бүләк итәләр.
Менә концертны алып баручылар тамашачылар арасына кушылган кунакларга сүз бирделәр. Александр Никошин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә торган чараларның әһәмиятен бәяләп:
–Ел дәвамында без халкыбызның онытыла башлаган байтак гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштык. Фольклор әсәрләре, элекке уеннар, җыр-биюләр кабат сәхнәгә менә, халыкка җиткерелә,–дип билгеләп үтте.
Олег Морозов аңа кушылып:
–Дәүләт Думасында эшләгән дәвердә мин гел Татарстаннан булуым белән горурланам. Бездә милләтләр дуслыгы, бер-беребезнең диненә, традицияләренә хөрмәт белән карау кебек асыл сыйфатлар яши. Республикабыз бик күп яктан Россиянең бүтән төбәкләренә үрнәк булып тора, –дип ассызыклады.
Кунакларның икенче тукталышы Базарлы Матак урта мәктәбендә булды. Биредә Александр Никошин депутатларны мәктәпнең азык блогында бара торган ремонт эшләре белән таныштырды. Әлеге уку йортында 600 дән артык бала белем ала. Биредә ике ашханә дә республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерелә. Ашханәләрдә яшелчә, ит, балык продукциясе белән эш итә торган аерым блоклар булдырыла.
Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова әйтүенә караганда, аларга аш-су башлыча “Эдем” җәмгыятендә пешереп китерелә. Биредә аны тулысынча әзерләп җиткереп, кайнарлатып, балаларны тукландыру башкарыла.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә депутатларны балалар татар һәм рус телләрендә шигъри юллар белән матур итеп сәламләп каршы алдылар. Белем йорты алдындагы мәйданда кызлар татар милли биюе дә башкардылар.
Гимназия директоры Фәридә Яруллина депутатларга татар һәм рус телләрендә алып барылучы укыту-тәрбия эшләре турында сөйләде. Кунаклар шулай ук экспонатларга бай Нәби Дәүли музеен кызыксынып карадылар.
Коридорда төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларның рәсемнәре, кул эшләнмәләре урнаштырылган иде. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Адилә Мусина соңгы елларда республика, Россия күләмендәге иҗади бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясавы турында сөйләде. Киләчәктә журналист һөнәре сайларга җыенуы турында да әйтеп үтте. Адилә берничә ел рәттән “Илһам” яшь язучылар республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Аның турында “Идел” журналы да язып чыкты.
Олег Морозов исә заманында яшьләр аудиториясенә тәгаенләнгән “Идел” журналын нәшер итү эшендә башлап йөрүчеләрнең берсе булуын искә алды.