Яңа уку елына 10 мең сумлыкка якынча 1,2 мең гариза кабул ителгән

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Районда яңа уку елына 10 мең сум түләүгә 1200 гариза кабул ителгән.

Мәгълүм булганча, әлеге яңа бер тапкырлы түләү 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәп программасы буенча укучы затларга бирелә. Дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә ата-аналардан гаризалар 15 июльдә кабул ителә башлаган иде. Күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре порталыннан гаризаларының инде әзер булуы хакында хәбәрләр алдылар. Аларга андагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерәсе генә калды. Түләү баланы уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә дә бирелә.

–Гаиләләрнең акча алу өчен мөрәҗәгать итәргә вакытлары җитәрлек.  Җәй азагынача өлгермәсәләр, моны сентябрьдә, октябрьдә дә эшләргә була – гаризаларны Пенсия фонды 1 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк,–ди районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.

Ата-аналар гаризалары буенча карар чыгаруга, кагыйдәләр буенча, 5 эш көненә кадәр бирелә. Бу вакыт эчендә пенсия фонды ата-аналар тәкъдим иткән мәгълүматны тикшерә һәм түләү хокукын бәяләү өчен ведомствоара мөрәҗәгать итә. Баш тарткан очракта, гаилә тиешле белдерү кәгазен эш көне дәвамында карар чыгарганнан соң алачак. Уңай нәтиҗәдә, акча счетка 3 эш көне дәвамында күчереләчәк, ләкин 16 августтан да иртәрәк түгел.

Мәктәп укучыларына түләү – бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы булуын исәпкә алып, ул «Мир» карталарына гына түгел, башка түләү системалары карталарына да керәчәк. Гариза тутырганда ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: анда картаның номеры түгел, ә банктагы шәхси счет реквизитлары күрсәтелә. Шул ук вакытта счет якыннарының һәм туганнарыныкы түгел, ә гариза бирүче ата-ананыкы булырга тиеш.

10 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләүгә районда 2120 бала дәгъва кыла. Түләүләрнең гомуми күләме 21,2 миллион сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International