Бүген Әлки районы Башлыгы Александр Никошин атна саен сишәмбе көннәрендә уздырыла торган шәхси сораулар буенча гражданнарны чираттагы кабул итүен уздырды. Шәхси кабул итү барышында гражданнардан кергән барлык проблемалы сорауларга җентекле аңлатмалар бирелде һәм тиешле органнарга адресланды. Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр район Башлыгы тарафыннан шәхси контрольгә алынды.