Быел явым-төшем аз булу сәбәпле, авыл халкының терлек азыгы әзерләүдә кыенлыклары зур.
Авыл җирлекләре башлыклары үтенече буенча халык өчен салам калдыралар. Саламны авыл янәшәсендәге басулардан алып була. Аның өчен түләргә кирәк түгел, нинди дә булса рөхсәт та таләп ителми.
Торак пунктларда яшәүчеләр мөмкин кадәр тизрәк саламны басулардан алсыннар иде, чөнки хуҗалыкларга мәйданнарны көзге эшкәртүгә керешергә кирәк.