Әлки муниципаль районы Советы утырышында оештыру мәсьәләләре каралды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

29 июльдә муниципаль район Советының сигезенче утырышы булды. Аны район Советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде. 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан район бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация турындагы мәсьәлә белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Район территориясендә муниципаль һәм дәүләт милкендә булмаган җир кишәрлекләрен бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы мәгълүмат белән депутатлар алдында районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе Алексей Сорин чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләләре дә каралды. Депутатлар алдында муниципаль район Советының юридик бүлеге начальнигы Алсинә Әхмәтҗанова чыгыш ясады.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International