«Россельхозцентр»ның Татарстан республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА җәйнең соңгы аенда үтәлергә тиешле бакчадагы иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында сөйли.
Август аенда туфракны савыктыру буенча чаралар үткәрергә кирәк. Моның өчен сидераль культуралар: горчица, арыш, люцерна һ.б. чәчү зарур. Бу бигрәк тә балчык туфрак өчен файдалы булачак. Комлы туфракка килгәндә, сидератлар, киресенчә, аны тамыр системасы белән ныгытачак. Туфракны юудан һәм йомшартудан саклауны үсемлекләрнең яфраклары һәм сабаклары тәэмин итәчәк, алар исә җирне яру һәм киптерүгә юл куймаячак. Сидераль үсемлекләрнең яшәү вакыты ахырына якынлашуга, алар аксым, азот, крахмал һәм башка файдалы матдәләр алмашына.
Август аенда алма, груша, алыча, сырганак һәм соңгы чия сортлары өлгерә. Миләш өлгерә, карлыган һәм крыжовник җимеш бирә. Әйдәгез, алмаларга һәм грушам кызарып, җитешеп бетәргә мөмкинлек бирик. Яшелчә, җмешләрне коры көнне җыярга кирәк. Черегәннәрен, имгәнгәннәрен аерып алырга кирәк. Кыяр һәм помидорны 2-3 көн саен җыеп торыгыз. Иртә өлгергән бәрәңгене казып алгач, аны кояшта киптерергә онытмагыз.
Быел уңышны җыеп алу өчен августта редис, яшел тәмләткечләр, шалкан, борчак, пекин кәбестәсен нәкъ менә августта утыртырга мөмкин.
Моннан тыш, август – җиләк утырту өчен иң яхшы ай булуын да онытмаска кирәк. Аны хәзер утыртып, киләсе елга ук сусыл, тәмле җиләк алырга була.