Аңлатмаларны алу өчен, барлык теләүчеләр Идарәгә 8(843) 238 21 74 телефоны буенча яки Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат,Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегенә (843) 238 21 74 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар 884345 2 08 83, 884345 2 05 38 ( 884346 2 10 89) 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы, канцелярия товарлары, балалар туклануы сыйфаты һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән товарларның гамәлдәге норматив таләпләренә аңлатма бирәчәкләр. Роспотребнадзор идарәсенең Россия Федерациясе субъектлары буенча рәсми сайтларында мәктәп формасын, ранецларны һәм портфельләрне сайлау, шулай ук укучының эш урынын һәм аның көн режимын оештыру буенча тәкъдимнәр белән танышырга мөмкин.