2021 елның 18 августында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Террорчылыкка каршы комиссиясенең бишенче утырышы узды.
Түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы көненә, Белем көненә һәм сайлауларга багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру чорында иҗтимагый иминлекне көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү.
2. Мәдәният өлкәсе объектларының террорчылыктан саклануына карата билгеләнгән таләпләрне бозуларны бетерү мәсьәләләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары.
3. Транспорт объектларының (балаларны мәктәп автобусларында йөрткәндә) террорчылыктан сакланышын тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
4. Муниципаль психолог Хабибуллина Л.Р. эше турында фикер алыштылар, ул 2020-2021 елларда яшьләр белән башкарылган эш турында сөйләде, 2021-2022 уку елына эш планы белән таныштырды.
5. Терроризмга каршы комиссия секретаре .- 01.09.20021 елдан 30.09.20021 елга кадәрге чорда үткәреләчәк «Экстремизмга – Юк! " айлыгын үткәрү буенча чаралар планы белән таныштырды.
Шулай ук утырыш беркетмәсе проекты да игълан ителде. Районда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту максатыннан, терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча киңәшләр бирелде.