Педикулез илнең икътисади үсеш дәрәҗәсенә карамастан, иң киң таралган паразитар авыру булып тора.
Педикулез яки бетләү-кеше каны белән туенучы бетнең үзенчәлекле паразитлавы. Бетнең өч төре күзәтелә: кием, баш һәм касык.
Кием бетләре эпидемиологик яктан аеруча куркыныч, чөнки тимгелле тиф яки кайтма тиф, бизгәкне таратучылар булырга мөмкин. Авыру кешенең каны белән тукланган кием бетләре, тешләгән вакытта сәламәт кешегә инфекцияне тапшырырга сәләтле.
Кием бете - иң зуры (зурлыгы5,0 мм га кадәр), кием-салым җөйләрендә һәм кием-салым складларында яши, анда йомырка сала, алар тукыма җепселләренә, шулай ук кешенең тәнендәге чәчләргә ябыша. Олы бетләрнең уртача гомер озынлыгы 35-45 көн. Гомер дәвамында 400 гә кадәр йомырка сала. Кием бетләре кешедән башка 2-3 тәүлек, температура кимегәндә 7 тәүлеккә кадәр яшәргә яраклы булып кала бирә.
Баш бетләре - (зурлыгы 3,5 мм га кадәр) башның чәчле өлешендә, чигәдә, баш артында һәм баш түбәсендә яши һәм үрчи. Тормыш циклы йомыркадан (серкә) үскәнгә кадәр 25-35 көн, 140 кадәр йомырка сала. Кешедән башка тәүлектән соң үлә.
Касык бете - (зурлыгы1,5 мм га кадәр)касык йонында, каш, керфек, мыекта, култык астындагы чокырларда яши. Күп булган очракта бөҗәкләр тәннең бөтен аскы өлешендә, бигрәк тә корсакта таралырга мөмкин, тешләгәннән соң, характерлы зәңгәр эзләре кала. Ана бет 50гә якын йомырка сала. Гомер озынлыгы бер айга якын. Кешедән башкакасык бете 10-12 сәгать яши.
Кешеләрдә кием һәм баш бетләре белән зарарлану коллективта, кешеләр күп җыелган урыннарда (транспорт, бассейннар, массакүләм чаралар), бер гаиләдә, фатирда (гомуми расчеткалар, щеткалар, урын-җир кирәк-яраклары, кием-салым һ.б. куллану) яшәгән кешеләр белән булырга мөмкин. Касык педикулезы интим контакт вакытында тапшырыла.
Педикулезның төп симптомнары- кычыту. Кычыту еш кына тире авырулары: үлекле җәрәхәт, дерматит, тире пигментациясе, экзема, кайбер затларда аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Авыр очракларда «колтун» булырга - баштагы чәчләр бер - берсенә ябышып, буталып үлекле бүлемтекләр бүленеп чыгарга, тиресе астында үлекләгән кабыклар белән капланырга мөмкин.
Педикулезны профилактикалауның төп чарасы - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.
Педикулезны профилактикалау өчен даими юынырга (7-10 көнгә 1 тапкырдан да ким түгел), алмаш һәм урын-җир киемен юарга, күлмәк, кием-салым, урын-җир кирәк-яракларын системалы рәвештә, биналарны даими рәвештә чистартырга, чәчләрне көн саен тарарга кирәк.
Педикулезга каршы көрәш чаралары.
Кием педикулезына шикләнгән вакытта медицина учреждениесенә (сырхауханә, тире-венерология диспансерына) мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның медицина хезмәткәре әйбер һәм фатирны эшкәртү өчен административ округның дезинфекция станциясенә гариза бирәчәк, яки үзенә яшәү урыны буенча дезинфекция станциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баш педикулезында эшкәртүне үз көчең белән үткәрергә була, моның өчен даруханәдән яки махсуслаштырылган кибеттән педикулезга каршы чара сатып алырга һәм башны инструкция буенча эшкәртергә кирәк. Эшкәрткәннән һәм юганнан соң серкә ояларын алып бетерү өчен чәчне 9% аш серкәсен бер үк күләмдә су кушып чылатырга һәм вак тешле тарак белән тарарга кирәк. Кирәк булганда, һәр 7 көн саен бөҗәк һәм оялары тулысынча беткәнче кабатларга.
Тире, аллергия авырулары һәм 5 яшькә кадәрге балаларга педикулизга каршы препаратларны куллаылмый, ә вак тешле тарак белән тарала. Балалар чәчен тулысынча (пеләшкә) алырга мөмкин.
Педикулездан эшкәртү белән бер үк вакытта кием һәм урын-җир кирәк-яракларын алмаштыралар, эчке һәм өске кием-салымны үтүклиләр.
Касык педикулизына шикләнгән вакытта эшкәртү һәм дәвалау өчен яшәү урыны буенча тире-венерология диспансерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.