Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлеге хәбәр итә,Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләүләре буенча туберкулез СПИД һәм гепатит белән бергә дөньяда иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып тора. Аның белән көрәш 150 ел дәвамында алып барыла, әмма Бөтендөнья эпидемиясен җиңеп булмый әле. Туберкулездан ел саен, теләсә кайсы башка инфекциягә караганда, хезмәткә яраклы халык күбрәк үлә. Шул ук вакытта профилактик чаралар үткәргәндә бу авыруны булдырмый калырга, ә иртә ачыкланган һәм дөрес дәваланганда, тулысынча дәваларга мөмкин.
Татарстан Республикасында туберкулез буенча эпидемиологик хәл киеренке, туберкулез белән авыручылар саны югары булып кала бирә.
Күп төрле даруга тотрыклы һәм ВИЧ-инфекция белән ярашкан туберкулез таралуы теркәлә.
Туберкулез буенча эпидемиологик иминлекне булмауны сакларга туберкулез белән авыручыларны соң ачыклау, шул исәптән гражданнарның профилактик тикшерү узудан баш тартуы да ярдәм итә.
Туберкулезның таралуын исәпкә алып, бүген авыру йоктыру һәм авыру куркынычы һәркем өчен дә бар. Авыру кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен, барыннан да элек, балалар, йөкле хатыннар, түбән иммунитетлы затлар өчен инфекция чыганагы булып тора.
Туберкулезны иртә ачыклау максатыннан өлкән халык 2 елга кимендә 1 тапкыр профилактик медицина тикшерүе үтәргә тиеш.
Флюорография тикшерүен елына 1 тапкыр үтәргә тиешле затларның декретацияләнгән контингентларына керә:
- балалар һәм яшүсмерләр учреждениеләре хезмәткәрләре;
- эшчәнлеге азык-төлек продуктларын җитештерү, саклау, ташу һәм сату, коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү белән бәйле булган затлар,
- медицина хезмәткәрләре;
- туберкулезга каршы яклауны киметә торган авырулар (үпкә, шикәр диабеты, ашказанының җәрәхәтләнгән һәм 12- эчәклек авыруы).
Флюорография елга ике тапкыр ашыгыч хезмәт хәрбиләренә, иректән мәхрүм итү урыннарында булган затларга, иммунодефицит вирусы белән интегүче затларга, психиатрия һәм наркология исәбендә торучы, шулай ук туберкулез белән авыручы белән контактка кергән пациентларга уздырыла.
Туберкулезны профилактикалау максатларында яңа туган һәр балага 3-7 көндә вакцинация ясала, 6-7 яшьлек балаларга – ревакцинация үткәрелә.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында авыруларны киметү буенча өстенлекле бурыч булып латент туберкулез инфекциясе дәрәҗәсендә авыруны иртә диагностикалау, туберкулез үсешенең иң куркынычы булган балаларны ачыклау тора.
Туберкулезны иммунодиагностикалау 18 яшькә кадәр балаларда ел саен башкарыла, 12 ай яшеннән алып 7 яшькә кадәр елына 1 тапкыр, 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәр кыска вакытлы дискинтест белән елына 1 тапкыр, югары риск төркемнәрендә-елга 2 тапкыр (хроник сулыш органнары, ашказаны - эчәк тракты, шикәр диабеты, ВИЧ-инфекция белән авыручы, шулай ук, кортикостероид, нур һәм цитостатик терапия алучылар һәм туберкулезга каршы вакцинацияләнмәгән балалар).