Путин кайбер федераль органнар хезмәткәрләренә бер тапкыр түләү турында указга кул куйды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Акча «кайбер федераль органнарда эшләүче затларны социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» бирелә.

 РФ Президенты Владимир Путин прокурорлар, эчке эшләр органнары, таможня хезмәткәрләре, янгынга каршы хезмәт вәкилләре, шулай ук Росгвардия хезмәткәрләренә 15 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Акча «кайбер федераль органнарда эшләүче затларны социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» бирелә, диелә документта.

Ул 2021 елның сентябрендә федераль бюджет акчалары хисабына түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International