Билгеле булганча, легаль булмаган алкоголь гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч. Контроль һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар уздыруга һәм еш кына әйләнештән легаль булмаган алкоголь алуга карамастан, кешеләр суррогат корбаны була.
«Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр контроль чаралар үткәрүгә нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора.
Порталда теркәлү өчен uslugi.tatarstan.ru «теркәлү» төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм тиешле кырга билге куеп, «теркәлергә»төймәсенә басарга кирәк. Пароль күрсәтелгән телефон номерына СМС аша җибәреләчәк. Шуннан соң тиешле кырларга логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә кирәк.
"Халык контроле" порталы кулланучылары хокук бозулар мәгълүматларын ачыклаган дөрес мәгълүмат өчен матди бүләкләү алды.
Агымдагы елда 14 гариза кергән, шуларның 2 се расланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт акогольинспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын гражданлык позициясен актив күрсәтергә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында алкоголь законнарын бозу турында хәбәр итәргә чакыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы