ТР Милли китапханәсе архитектура премиясенә ия булды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Милли китапханә дөньяның 15 иленнән проектлар белән көндәшлек итте һәм тавыш бирүнең икенче туры нәтиҗәләре буенча финалга чыкты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Шәһәрләрне үстерү институты” фондында сөйләделәр.

ArchDaily & Strelka премиясе яшь архитектура бюролары өчен абруйлы конкурс булып тора. Оештыручы булып популяр ArchDaily архитектура сайты (аена 220 млн карау), шәһәр үсеше өлкәсендә стратегик консалтинг өлкәсендә әйдәп баручы Россия компаниясе - "Стрелка" КБ һәм "Стрелка" Медиа, архитектура һәм дизайн институты тора.

Премия җиңүчеләре берничә турда тавыш бирү белән билгеләнә. Беренче турда халыкара премия шорт-листына кергән 15 проект сайланган. Татарстаннан тагын ике проект кыска исемлеккә эләкте: Казан «Урам» экстрим-паркы һәм Бөгелмәдә «Сокольская гора» паркы.

Икенче турда өч җиңүче сайлап алынды: ТР Милли китапханәсе, Durtuli Community Spaces — Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә урнашкан җәмәгать пространствосы һәм Казакъстанның Атырау шәһәрендә Атырау күпере. 2001 елда ачылган бу күпер дөньядагы иң озын җәяүлеләр күпере буларак, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.

«Өч җиңүче билгеләнде, аннан соң алар арасыннан Гран-при иясен сайлап алачаклар. Аны 7 сентябрьдә Future Architect онлайн-конференциясендә игълан итәчәкләр. Гран-при откан очракта, Милли китапханә „дөньяның иң яхшы архитектура объекты“ исемен алачак, — дип аңлаттылар агентлыкка фондның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хәзер элек «Казан»милли-мәдәни үзәге булган бинада урнашкан. Ул 1988 елда архитектор Анатолий Полянский проекты буенча төзелгән, ә реконструкцияне Мәскәү ХОРА бюросына ышанып тапшырдылар. Рәсми ачылыш 2021 елның 20 мартында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International