Әлки районына эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Фәрит Хәйрулла улы район Башлыгы Александр Никошин, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Чубаров Александр Анатольевич, ТР Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Козонков Владимир Константинович озатуында Юхмачы авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

 Шулай ук сәфәр кысаларында район кунаклары Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараны карадылар.                                                                                                                                 Эш сәфәренең соңгы пункты «Бердәм Россия» («Единая Россия») партиясе активы белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International