2021 елның 30 сентябренә кадәр социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсына заявкалар кабул ителә.

2021 елның 10 сентябре, җомга

Конкурс ике юнәлеш буенча уза: гражданлык җәмгыяте институтларын һәм гражданнар инициативаларын үстерү (6 номинация) һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту шартларын булдыру (6 номинация).

Коммерциягә карамаган оешмаларга (ККО) конкурста катнашуның мәҗбүри шарты булып 2021 елның 1 сентябренә салымнар һәм җыемнар буенча бурыч булмау тора.

Конкурста катнашуга заявкалар электрон рәвештә «Грант конкурс» автомат мәгълүмат системасына грантытатарстана.рф адресы аша 2021 елның 30 сентябренә кадәр бирелә. Документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/konkurs-sonko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz.htm һәм «Грантовый конкурс» АИС (https://грантытатарстан.рф).

Һәр коммерциягә карамаган оешма проектны гамәлгә ашыру вакыты 12 айдан артмаган бер генә заявка бирә ала.

 ККО гамәлгә ашыра торган социаль әһәмиятле проектларга 35 млн сум бүлеп бирелгән.

Конкурска заявка әзерләү мәсьәләләре буенча ККОның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар укуны, консалтингны һәм коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген түләүсез нигездә алып бара:

  1. «Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешма:
  2. rc.rt@yandex.ru);

 

2. «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы:

- 420021, Казан шәһәре, Пушкин ур., 27 йорт, К(П)ФУ бинасы (телефоны буенча: 8 (903) 342 02 39, 8 (843) 233-74-09 яисә электрон почта: Frl2803@mail.ru, adg1981@mail.ru);

 

3. «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның ресурс үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы:

- 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Лермонтов ур., 45 (а) (телефоны буенча: 8 (917) 221-70-70, 8 (937)575-38-35 яисә электрон почта: 2217070@mail.ru, gataullina.vita@yandex.ru);

 

4. «Вектор» социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның ресурс үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы:

- 422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара ш., Ленин ур., 15 йорт (телефон буенча: 8 (965) 581-45-74 яисә электрон почта: avi211286@yandex.ru);

 

5. «Бердәмлек» социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның ресурслар үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы:

- 422980, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Чистай ш., К. Маркс ур., 17 йорт, кабинет 1,2 (телефоны буенча: 8 (927) 244-80-52, яисә электрон адрес: sony-d26@mail.ru);

 

6. “Горизонт” социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның ресурс үзәге” автоном коммерциягә карамаган оешмасы:

- 423826, Татарстан Республикасы, Чаллы ш., Зеленая ур., 19 йорт (телефон: 8 (960)067-39-61, яисә электрон почта: oryzhova@anogorizont.ru, irina-komadorova@yandex.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International