Татарстанда «гараж амнистиясе» буенча кайнар линияләр эшләвен дәвам итә

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Иртәгә, 16 сентябрьдә 10.00-11.00 сәгатьләрдә, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә чираттагы кайнар линия үткәрәчәк.

«Гараж амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 номеры буенча кабул ителә.

Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линия телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линия» бүлегендә басылып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 сентябреннән «гараж амнистиясе» турындагы Закон үз көченә керде, аның гамәлдә булуы гараж билгеләнешендәге объектларга (үзләре төзелмәгән), бары тик 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән фундамент һәм диварлары булган капиталь объектлар гына керә. «Гараж амнистиясе» 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International