ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүе өчен 

“Алинә” универсаль спорт залы тренеры Әнвәр Фәйзрахман улы Галимов “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.

5 сентябрьдән “Шәйхетдинов” шәхси предприятиесе сөтне килограммын 19 сумнан, “Ретро” җәмгыяте 18 сумнан кабул итә башладылар.

Район газетасы сайтында “Чәчәкле бакча” бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү бара.

19 сентябрь Россиядә Бердәм пенсия белемнәре  көне дип игълан ителде.

Әлки районында яшәүче Анна Кирпичеваны 95 яшьлеге белән Россия Президенты Владимир Путин котлады

  Соңгы елларда матур бер традиция урнашты:

 Республика көне алдыннан җөмһүриятебезнең иң күркәм гаиләләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән кабул итү мәҗлесенә чакырыла. Бу мәртәбәле тантанада быел районыбыздан Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар катнашты. Казанда булып кайткач без алар белән очрашып, хис-кичерешләре хакында сораштык. 

 “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырган “Язылган өчен – телевизор” акциясендә бүләк отучылар арасында безнең район әбүнәчесе дә бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International