Әлки районында 2116 инвалид әлкиле бар

2021 елның 3 декабре, җомга

Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе карары белән 1992 елдан бирле билгеләп үтелә. Максат - иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә инвалидларның хокукларын алга җибәрү, шулай ук киң җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү. Кешене инвалидлыкка китерә торган кимчелекләр аның үзе теләгәнчә яшәү мөмкинлеген чикли.

Кызганычка каршы, фәнни-техник прогресс казанышларына карамастан, без күп кенә авыруларны җиңә алмыйбыз. Хәзерге вакытта Җирдә яшәүче 1 миллиардтан артык кеше инвалид, ягъни төрле авырулардан җәфа чигә, үз-үзен карый алмый, башкалар ярдәменә мохтаҗ. Безнең районда да шундый якташларыбыз аз түгел – бүгенге көндә 2116 әлкиле инвалид. Аларның 258е беренче төркемгә, 917 се икенче төркемгә, 863 е өченче төркемгә карый. Иң куркынычы, 18 яшькә җитмәгән 78 баланың физик мөмкинлекләре чикләнгән булуы.

Инвалидларны яклау, аларны дәвалау, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, социаль адаптация мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә карала һәм хәл ителә. Төрле программалар кысаларында без инвалидлар өчен уңайлы мохит тудырырга тырышабыз. Әмма бу гына җитми. Чөнки һәр кешегә, бигрәк тә язмышка үпкәләгән кешеләргә һәр көнне игътибар һәм ярдәм, күңел җылысы һәм аңлау кирәк, алар тирә-юньдәгеләрнең ярдәменә өметләнә. Аларның өметләре аклансын – безнең җәмгыятьтә инвалидларның ихтыяҗларын аңлап кабул итү, аларның канәгатьләндерүдә катнашырга әзерлеге булырга тиеш. Чөнки беребез дә язмыштан гомерлек гарантия алмаган бит.

Хөрмәтле райондашлар, һәркайсыгызга сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Инвалидларның көче һәм тормыш сөючәнлеге сокландыра, күпләр өчен үрнәк булып тора. Көн саен сөенеп, өметләрен өзмичә озак яшәгез! Янәшәдә һәрчак авыр чакта таяныр якыннарыгыз булсын.

Муниципаль район Башлыгы Александр Никошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International