#БумБатл макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясе дәвам итә

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

«БумБатл» - Президент карары белән гамәлгә ашырыла торган «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясе. Яңа сезонда акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында узачак. «БумБатл» кәгазь җыю һәм сортларга аеру аша табигать турында кайгырту мөмкинлеге бирә. Әмма, теләсә нинди батл кебек үк, - бу әле җыелган макулатура саны буенча ярыш та, анда команда яки индивидуаль зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин.

«Экосистема» бөтенроссия экология хәрәкәте Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә «БумБатл» макулатурасын җыю буенча масштаблы Бөтенроссия акциясе үткәрә.

Акция 2023 елның 10 октябреннән 15 ноябренә кадәр узачак, анда балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары, шулай ук коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International